Бүген Югары Ослан районы Советының актлар залында авыл җирлекләре башлыклары белән хуҗалык эшчәнлегенең агымдагы мәсьәләләре буенча район башлыгы Марат Зиатдинов рәислегендә чираттагы киңәшмә узды.
Потапова Любовь-Югары Ослан муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Югары Ослан муниципаль районы буенча җир кишәрлекләрен һәм Мөлкәтен инвентаризацияләү буенча эшләрнең барышы турында сөйләде. Алеева Ирина – Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары 21.02.2024 елда РДКда Ватанны саклаучылар көне кысаларында тантаналы чарага әзерләнү һәм 22.02.2024 елда Казанда хәйрия концертында катнашу турында сөйләде. Осянин Сергей-Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары 2024 елда үзара салым акчаларын җыю эшенә анализ ясады.
Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде