Бүген Халыклар Дуслыгы Йортында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе - Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин катнашында "Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар вәкилләре Ассамблеясы" төбәк иҗтимагый оешмасының VI конференциясе узды.
Конференциядә Югары Ослан районыннан Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Ирина Алеева һәм Татарстан халыклары Ассамблеясының Югары Ослан районындагы вәкиллеге җитәкчесе катнашты.
Көн тәртибе буенча берничә мәсьәлә каралды: 2021-2023 елларда Татарстан халыклары Ассамблеясы эшчәнлеге йомгаклары һәм алда торган сайлауга бурычлар, Ассамблеяның ревизия комиссиясенең 2021-2023 елларга хисабы, уставка үзгәрешләр кертү турында һәм башкалар.
Фәрит Хәйрулла улы үзенең чыгышында 2024 ел Владимир Владимирович Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителүен, шулай ук 15-17 март көннәрендә РФ Президентын сайлаулар узачагын һәм тавыш бирү көненә 18 яшь тулган һәр Россия гражданы кандидат өчен үз тавышын бирергә тиешлеген искәртте.