Әдәбият буенча олимпиада призеры

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

2024 елның 12-15 февралендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында Республика олимпиада үзәге Татарстан Республикасының 8-11 сыйныф укучылары арасында әдәбият буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабын һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабын уздырды.

Әлеге ярышларда Татарстан Республикасының 41 муниципаль районыннан укучылар катнашты.
Республика мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында катнашучылар, 8 нче сыйныф укучылары, 3 биремне үтәделәр.

Казан, Чаллы, Азнакай, Актаныш, Бөгелмә, Югары Ослан, Чүпрәле, Алабуга, Кайбыч, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Минзәлә, Түбән Кама, Питрәч, Теләче, Чистай, Ютазы муниципаль районнарыннан 38 укучы призер булды.

Призерлар арасында «Набережно-Морквашская СОШ» МББУ 8 сыйныф укучысы Семенова Катя да бар.

Екатеринаны җиңүе белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International