Фестивальдә өч гаилә катнаша: Әхмәровлар, Бочков-Рогожиннар һәм Ярмөхәммәтовлар. Конкурсның беренче этабы кысаларында район мәдәният йорты фойесында күргәзмә ачылды, анда катнашучылар үз гаиләләре турында материаллар тәкъдим иттеләр: шәҗәрә агачы, гаилә реликвияләре, яраткан гаилә ризыклары. Жюри әгъзалары һәр катнашучы белән таныштылар, аларның күргәзмәләрен игътибар белән карадылар һәм гаиләләрнең традицион ризыклары белән сыйландылар.
Конкурсның икенче этабында дәгъвачылар үзләренең шәҗәрәләре турында сөйләп, Гаиләнең визит карточкасын тәкъдим иттеләр. Жюри гаиләләрнең чыгышын Баль системасы буенча бәяләде. Күп нәрсә исәпкә алынган: костюмнар, иҗади номерлар, гаилә тарихы, традицияләр. Жюри составына түбәндәгеләр керде: Кадимова Ильвина Илнур кызы - «Казан дәүләт мәдәният институты» югары белем бирү учреждениесенең «хореография сәнгате»