Эш киңәшмәсе

2024 елның 1 марты, җомга

Бүген Югары Ослан районында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева булды.

Ул министрлык карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре белән эшлекле киңәшмә үткәрде. Наталья Владимировна барлык катнашучыларны 2023 елның социаль, мәдәни һәм башка өлкәләрдәге нәтиҗәләре белән таныштырды. 2024 елга – Гаилә елына, шулай ук фәнни-техник үсеш елына перспективалы үсеш планнары турында сөйләде.

Нәтиҗә ясап, Ватанны саклаучылар көне һәм 8 март көнне хезмәткәрләр адресына котлаулар яңгырады.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International