Югары Ослан боксчылары республика ярышларында районны лаеклы тәкъдим иттеләр

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

Алабугада 13-14 яшьлек егетләр арасында бокс буенча республика беренчелеге узды. Ярышларда катнашу өчен барлыгы 148 спортчы заявка биргән.

Яшь боксерлар, тренер Владимир Капитонов тәрбияләнүчеләре ярышларда районны лаеклы тәкъдим иттеләр. Шелангадан Антон Палачев 60 кг категориясендә алтын медаль яулап, беренчелек җиңүчесе булды.. 90 килограммга кадәр авырлыкта Югары Осланнан Дмитрий Комиссаров көмеш призер булды.

Ике спортчы да Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашуга әзерләнү өчен Татарстан Республикасы җыелма командасы составына алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International