Район балалар китапханәсендә «Гаилә-барлык башлангычларның башы»күргәзмә - бәйрәме ачылды

2024 елның 10 марты, якшәмбе

Район балалар китапханәсендә яшь укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен Россиядә Гаилә елына багышланган «Гаилә - барлык башлангычларның башы» күргәзмә-бәйрәме эшли башлады.

- Күргәзмәдә гаилә учагын булдыруга һәм саклауга багышланган китаплар белән танышырга мөмкин, алар шулай ук яшь ата - аналарга үзләрен борчыган күп кенә сорауларга җавап табарга ярдәм итәчәк, - дип сөйли балалар китапханәсе директоры Наталья Крымова. - Укучыларга гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык турында көлкеле һәм моңсу, күңелле һәм фаҗигале китаплар җыентыгын тәкъдим итәбез. Өйдә уку өчен яраткан китапны сайлау өчен күргәзмәгә барырга теләүчеләрне чакырабыз.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International