Бүген, 11 мартта, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары һәм Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында язгы ташкын чорындагы вәзгыятьне, район территориясендә һәм Казан шәһәренә кадәр автобус элемтәсен контрольдә тоту һәм районның авыл җирлекләрендә мәдәни-массакүләм чаралар үткәрү мәсьәләләре каралды.