Гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча күчмә кабул итү

2024 елның 12 марты, сишәмбе

Бүген, 12 мартта, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча Татар Борнашы авылында кабул итте. 5 кеше түбәндәге мәсьәләләр буенча кабул ителгән: ИЖС өчен җир участоклары бүлеп бирү, күп балалы гаиләләр өчен хезмәт тораклары һәм ташламалар бирү.

Әлеге мөрәҗәгатьләр теркәлгән һәм каралган. Бу сораулар буенча аңлатмалар әңгәмә вакытында бирелде.

Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны һәр сишәмбе 8:00дән 12:00гә кадәр алдан язылу буенча 2-18-39, 2-13-38 телефоннары буенча кабул итә.

Моннан тыш, гражданнарны шәхси кабул итүне башлык урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары шулай ук сишәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр башкара.

Шулай ук график буенча (район сайтында урнаштырылган) https://verhniy-uslon.tatarstan.ru/vpriem.htm) гражданнарны күчмә кабул итү гамәлгә ашырыла.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International