Югары Ослан муниципаль районы прокуроры Василий Егоров Югары Ослан гимназиясендә булды. Зиннурова Н. Ш.
8-11 сыйныф укучыларына ул прокуратура органнарының тарихы һәм бурычлары турында сөйләде, прокурор күзәтчелеге практикасыннан кызыклы мисаллар китерде. Моннан тыш, ул балигъ булмаганнарга хокуксыз гамәлләр кылган өчен административ һәм җинаять законнары нормаларын аңлатты. Василий Иванович шулай ук наркотиклар һәм психотроп матдәләрне медицина булмаган куллануның зыяны, аларның законсыз әйләнештә катнашуы өчен җаваплылык турында сөйләде.