Илнең киләчәге өчен тавыш бирү өчен, сайлау участогына ата-аналар балалар белән килде.
- Без балаларыбызда балачактан ук актив гражданлык позициясен тәрбияләргә тырыштык, шуңа күрә бүген дә сайлау участогына бөтен гаиләбез белән килдек, - ди гаилә башлыгы, Югары Ослан авыл җирлеге депутаты Нусрат Мөфталиев.
Бу гаиләдә шәхси үрнәк балаларны өйрәтү һәм тәрбияләү өчен иң яхшысы дип саныйлар. Ир белән хатын үз балаларын тәрбияләүгә нәкъ менә шуны кертәләр. - Президент сайлауны мөһим вакыйга дип саныйбыз! Без зур гаилә кебек бер зур ил. Күпмилләтле илебезнең һәр кешесе лаеклы киләчәк өчен үз тавышын бирүе бик мөһим. Без бит үз илебез өчен җаваплы, - ди Нусрат Заһидович