Быелның февралендә район Советы утырышында Югары Ослан мәдәният йортының "Волжанка" халык ветераннар хорын хөрмәтләделәр, ул районның Мактау китабына иҗади уңышлары һәм казанышлары өчен генә түгел, ә районның социаль үсешенә зур өлеш керткәне өчен дә кертелде. Менә шушы истәлекле көннәрдә, бөтен ил үз Президентын сайлаганда, хор ветераннары гаиләләре белән сайлау участокларына баралар, яшь буынга үзләренең актив тормыш позицияләрен күрсәтәләр.
Ветераннар хорына нигез салучы һәм җитәкчесе Миңлегөл Сабир кызы Шәйдуллина үзенең күпсанлы гаиләсе белән - балалары һәм оныклары белән бүген ышанычлы һәм көчле президент җитәкчелегендә генә мөмкин булган киләчәге өчен тавыш бирде