Россия Президентын сайлауда тавыш бирүнең соңгы көне дәвам итә. РФ Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, 14.00 сәгатькә илдә сайлаучыларның 66,12 проценты тавыш биргән, Татарстанда сайлаучыларның 71,68 проценты.
Югары Ослан районында гражданнарга уңайлы булсын өчен күчмә тавыш бирү оештырылды. Сәламәтлекләре буенча сайлау участогына шәхсән бара алмаган район халкы аннан файдалана ала. Район хастаханәсе пациентлары да читтә калмады. Гражданнар гаризасы буенча, стационарга 1250 нче сайлау комиссиясе әгъзалары киткән.
"Россия Президентын сайлауда стационар шартларында дәваланучы 18 пациент катнашты", - дип сөйләде участок сайлау комиссиясе әгъзалары.