Вахитов ФАПта ремонт эшләре дәвам итә

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

«Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында дәвалау учреждениеләрендә реконструкция һәм ремонт буенча масштаблы эш дәвам итә. Мәсәлән, пациентларның ФАПларда һәм Югары Ослан үзәк район хастаханәсе стационарында булу шартларын яхшырту өчен ремонт эшләре алып барыла.

Федераль бюджеттан Вахитов ФАПын капиталь ремонтлауга 1 миллион сумнан артык, ә төбәк бюджетыннан район хастаханәсенең стационарын һәм кабул итү бүлмәсен ремонтлауга 110 миллионнан артык акча бүлеп бирелгән.

Вахитов ФАПта ремонт эшләре бара. Бүгенге көндә ул 187 кешегә хезмәт күрсәтә, шуларның 13е балалар. Ә җәйге вакытта халык саны 1500 кешегә җитә, 3 торак пунктны хезмәтләндерә Вахитово, кече Гребени һәм Ташевка авыллары.

Әлбәттә, ФАПны яңарту пациентларга да, яхшырак шартларда эшләячәк медицина хезмәткәрләренә дә уңай йогынты ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International