Татарстанда олы яшьтәге һәм күрү сәләте чикләнгән кешеләр өчен сайт эшли башлады. "Бер кликлы ТКХ" бу өлкәдәге мәсьәләләрне ничек хәл итәргә һәм сыйфатлы хезмәтләр алырга кирәклеге турында сөйләячәк. Бу хакта ТР Иҗтимагый палатасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сайт гади һәм аңлаешлы интерфейска ия, зурайтылган шрифт һәм төсле чишелеш аның белән өлкән яшьтәге һәм күрү сәләте чикләнгән кешеләр өчен эшләүне җиңеләйтәчәк. Мәгълүмат блокларга бүленгән. Моннан тыш, адым саен инструкциядән файдаланып, татарстанлылар бер сайттан ТКХ өлкәсендәге теләсә кайсы интернет-ресурска — сорау тематикасына карап күчә алачак.
Биредә торак-коммуналь хуҗалыкка багышланган барлык мәгълүмати ресурслар урнаштырылган: тариф формалаштырудан алып, исәп приборлары күрсәтмәләрен тапшыруга, идарәче компаниягә мөрәҗәгать итүгә һәм онлайн-тавыш бирүдә катнашуга кадәр.
Республикада әлеге проектның аналоглары юк, бу аның актуальлеген һәм кирәклеген тагын да арттыра, дип белдерде республиканың Иҗтимагый палатасында.