Югары Ослан районы башкарма комитеты җитәкчесе отставкага китте

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Фәйрушин үз вәкаләтләрен вакытыннан алда тапшырды.

Дүртенче чакырылыш Югары Ослан муниципаль районы Советының кырык өченче утырышында депутатлар Рөстәм Әхтәм улының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуны кабул иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Фәйрушин район башкарма комитетын 2023 елның февралендә җитәкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International