Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан, 2024 елның 12 мартыннан 22 мартына кадәр, агымдагы финанс елының гыйнвар-февралендә сатылган һәм (яки) үз эшкәртүенә җибәрелгән югары, беренче һәм икенче сортлы сыер сөте җитештерү чыгымнарының бер өлешен каплау өчен авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләреннән гаризалар кабул ителде.
Гыйнвар-февраль айларында сөт җитештерү күләме 2408 тонна тәшкил итте. Аерым алганда: АО КВ АГРО 1366 тонна, ҖЧҖ Коргуза 727 тонна, ҖЧҖ Заря 248 тонна.
Район сөт җитештерүчеләренә бюджет ярдәменең гомуми суммасы 10287522 сум тәшкил итте.