Районның авыл җирлекләрендә йорт хуҗалыкларының су басуын булдырмау һәм киметү буенча эш дәвам итә.
Мәсәлән, агымдагы атнада, 4 апрельдә, 5 торак пунктта: Чулпаниха, Соболевское, Куралово, Русское Бурнашево һәм Юматово авылларында елгаларда тыгынны булдырмау өчен шартлату эшләре планлаштырылган. Эшләрне Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Оборона министрлыгы белән берлектә үткәрә.
Шулай ук районның авыл җирлекләрендә су үткәрү торбаларын чистарту буенча эш дәвам итә.