Югары Ослан районының «Өмет утраулары» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 65 яшьтән өлкәнрәк авыл халкын районның медицина оешмаларына китерү буенча эш дәвам итә. Эш "Демография" милли проектының "өлкән буын"төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла.
Авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне Югары Ослан муниципаль районының медицина оешмаларына китерү медицина оешмалары белән килешенгән графикларга ярашлы рәвештә бушлай башкарыла.
Ел башыннан әлеге мөмкинлектән 173 өлкән кеше файдаланган. Һәр авыруны дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк, шуңа күрә профилактик чараларны санга сукмау кирәкми һәм сәламәтлекне яшь чакта гына түгел, ә теләсә кайсы яшьтә сакларга кирәк.
Идел буе яңалыгы