Оператив киңәшмә

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

Бүген, 8 апрельдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары һәм Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. 

Киңәшмә барышында язгы ташкын чорындагы вәзгыятьне контрольдә тоту, торак пунктларны төзекләндерү буенча санитар-экологик икеайлык үткәрү, районның ведомство карамагындагы учреждениеләренең автоматлаштырылган эш урыннарының Астра Линукс операцион системасына күчү һәм үз зонасында булган мобилизацияләнгәннәргә һәм контрактчыларга гуманитар ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International