Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан 2019 елдан башлап ел саен «Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез»Шәҗәрә фестивале үткәрелә. Чара шәҗәрә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, гаилә бәйләнешләрен һәм буыннар дәвамлылыгын ныгытуга, киң җәмәгатьчелекнең Татарстан һәм үз гаиләсе тарихына кызыксынуын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Буа муниципаль районында «Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез»республика конкурсының зона этабы узды.
Республика фестиваленең зона этабында 7 муниципаль районнан гаиләләр катнашты.
Бәйрәмдә үз тамырлары, традицияләре һәм шәҗәрәләре турында төрле милләт гаиләләре сөйләде һәм күрсәтте. Барлык катнашучылар традицион ризыклар, костюмнар, реликвияләр һәм концерт программасы рәвешендә визит карточкасы тәкъдим иттеләр.
Бәйрәм гаилә бәйләнешләрен ныгытуга, үзенең шәҗәрәсен, илнең тарихи вакыйгаларын белүгә ярдәм итә.
Югары Ослан муниципаль районыннан фестивальнең муниципаль этабы җиңүчеләре Ярмөхәммәтовлар гаиләсе катнашты. Гаилә конкурста лаеклы чыгыш ясады, үз гаиләсе тарихы турында сөйләде һәм якты концерт номеры тәкъдим итте.