Шеланга боксеры Идел буе федераль округы беренчелегенең көмеш призеры булды

2024 елның 12 апреле, җомга

Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән 174 спортчы Россия беренчелеге финалына чыгу өчен көрәште

Марий Эл Республикасы башкаласы Йошкар Ола шәһәрендә 2010-2011 елларда туган егетләр арасында бокс буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. 

60 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Татарстан исеменнән Шеланга мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы Антон Палачев чыгыш ясады. Егет Югары Ослан спорт мәктәбендә Владимир Капитоновта шөгыльләнә.

- Антон барлык көрәшләрне дә лаеклы уздырды һәм көмеш медаль яулады, - дип яхшы хәбәр белән уртаклашты тренер Капитонов.


Идел буе яңалыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International