Бадминтончыларның уңышлары

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Узган ялларда Буа шәһәрендә яшь бадминтончылар өчен «Татарстан Республикасының Бадминтон өметләре» зона ярышлары һәм тәҗрибәлерәк спортчылар өчен «ТРның шәхси кубогы» узды. 6 муниципаль районнан 100дән артык спортчы әлеге турнирларның финал өлешенә чыгу өчен көрәште.

Югары Ослан спорт мәктәбе бадминтончылары тәҗрибәле тренер Петр Ильин җитәкчелегендә уңышлы чыгыш ясады. 

Ярышлар нәтиҗәләре буенча Козлова Анастасия үз яшь төркемендә 2 урынны алды һәм 3 спортчы Алабугада финал ярышларында чыгыш ясаячак.

Спортчыларыбызны һәм тренер Петр Ильинны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International