Район мәдәният йортында «РАМАЗАН Балкышы»бәйрәм концерты узды

2024 елның 19 апреле, җомга

18 апрельдә район мәдәният йортында «Ураза – байрам» мөселман бәйрәменә багышланган «РАМАЗАН Балкышы»бәйрәм концерты узды.
Концерт программасына татар халык һәм эстрада җырлары, «Хэзинэ» фольклор үзешчән ансамбле, районның үзешчән артистлары башкаруында «Ураза гаете» фольклор композициясе, инструменталь ансамбль чыгышы һәм балалар сәнгать мәктәбе хореографиясе кергән.
Кичәнең кунагы Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхабиева булды.  
Шулай ук чара кысаларында Казан шәһәреннән Дизайнер Альбина Фазлыевадан милли татар колориты белән хатын-кызлар киемнәре модасы күрсәтелде. Концерт алдыннан мәдәният йорты фойесында Мастер Сирена Хафизованың хатын-кыз бизәнү әйберләре, Мастер Мәдинә Мәхмүтованың милли киемнәрендә курчаклар күргәзмә – сату оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International