Бүген, 22 апрельдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары һәм Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында чүп җыю, салым бурычы, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең куркынычсыз яшәү шартлары һәм туристлык инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре каралды.