Беренче кварталда терлекчелек эшенә йомгак ясау буенча киңәшмә

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

Бүген Чүпрәле муниципаль районында Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров җитәкчелегендә беренче кварталда терлекчелек эшенә йомгак ясау буенча киңәшмә узды. 

Министр урынбасары Гелюс Баязитов тәфсилле доклад белән чыгыш ясады, ул сөт җитештерү, терлекчелектә алдынгы технологияләрне кертү, көтүне үрчетү мәсьәләләренә басым ясады. Киңәшмә башланыр алдыннан катнашучылар алдынгы технологияләр күргәзмәсе белән таныштылар. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре 3 айда 38173 центнер сөт җитештергән, бу узган елгы күрсәткечкә карата 110% тәшкил итә. Фермаларда 808 баш бозау алынган, бу 2023 елга 108% тәшкил итә. 

Чара ахырында терлекчеләрне бүләкләү булды. Авыл хуҗалыгы тармагында күпьеллык хезмәте өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән "Заря" ҖЧҖ ветеринария табибы Юрий Краснов бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International