Чираттагы киңәшмә Югары Ослан районы Советы һәм Башкарма комитеты аппаратында район башлыгы урынбасары Сергей Осянин рәислегендә узды.
Гадәттәгечә, көн тәртибендә гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү, физик һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрен карау сроклары буенча сораулар карала. Шулай ук түбәндәге мәсьәләләр каралды: район сайтына яңалыклар бирү, сайтка һәм җирле үзидарә органнарының рәсми битләренә керүчәнлек, мәгълүмати куркынычсызлык, муниципаль хезмәтләр күрсәтү, яңа мәгълүмат системасына күчү, административ регламентларны законнарга туры китереп өрү турында. Шулай ук җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең Беренче Май бәйрәмендә, бадминтон буенча ярышларда, өмәдә катнашу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Җаваплы башкаручыларга йөкләмәләр бирелде.