2024 елның 26 апрелендә бөтен Россия буенча, чит илләрдә, шулай ук онлайн ел саен үткәрелә торган "Җиңү диктанты"халыкара мәгърифәтчелек-патриотик акциясе узды.
Югары Ослан районында акциядә 5 мәйданчыкта 110-дан артык кеше катнашты.
Диктантны үткәрү өчен мәйданчыклар: Югары Ослан урта гомуми белем бирү мәктәбе, Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе, Яр буе Моркваш урта гомуми белем бирү мәктәбе, Курал урта гомуми белем бирү мәктәбе, шулай ук Иннополис мәктәбе булды.
Җиңү диктанты Халыкара тарихи акция, ул Россия һәм башка дәүләтләр гражданнарына 1941-1945 еллардагы вакыйгалар турында белемнәрен тикшерергә мөмкинлек бирә.
Чара мәктәп укучыларында, яшьләрдә, Россия һәм чит ил гражданнарында илнең героик үткәне вакыйгаларына кызыксыну уяту, тарих буенча белемнәрен тикшерү, яңа мәгълүмат белү максатыннан үткәрелә.