Авыл хуҗалыгы ярминкәсе

2024 елның 28 апреле, якшәмбе

Казан шәһәрендә безнең район катнашында йомгаклау, язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. 

Районыбызның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең язгы ярминкәләрендә барлыгы 4 тапкыр катнаштылар. Оештыручылар һәм катнашучыларның бердәм эше нәтиҗәсендә барлык ярминкәләр дә уңышлы узды. Фермерларга, ЛПХ хуҗаларына һәм район эшкуарларына авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге күп тапкырлар рәхмәт белдерде. Бу еллар эчендә һәр җитештерүченең үз даими сатып алучылары барлыкка килә. 
Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашучыларга, авыл җирлекләре башлыкларына, район ветеринария берләшмәсе белгечләренә ярминкәләрне лаеклы уздырганнары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Район үзәгендә авыл хуҗалыгы продукциясен сату дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International