1418 көн илебез тарихында иң авыр һәм канкойгыч сугышларның берсе дәвам итте.
Җиңү көне алдыннан үзәк район һәм район балалар китапханәләре хезмәткәрләре «Хәтер дивары»Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Хәтер дивары бу Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында исемнәре һәм портретлары белән гомуми кулланышта булган проект, ул Үлемсез полк үткәрү форматының берсе булып тора.
Китапханә фойесында Бөек Ватан сугышында катнашкан, тылда хезмәт иткән, Туган ил намусын яклаган, ә сугыштан соңгы елларда аны Бөек державага әйләндергән китапханә хезмәткәрләренең туганнары бар. Тормышыбыз өчен рәхмәтлебез! Сезгә түбән сәҗдә һәм Мәңгелек хәтер!