Россия Кубогының 2 этабын ачу тантанасы

2024 елның 3 мае, җомга

3 майда, Россия Кубогының 2 этабы ярышлар программасы башланыр алдыннан, СВИЯГА ату мәйданчыгында ачылу тантанасы узды.

Тантаналы чарада ярышларда катнашучы спортчылар, тренерлар һәм төбәк командалары вәкилләре катнашты. Алар алдында ТР Спорт министрлыгының Спорт әзерлеге үзәге директоры Альберт Баһаутдинов, ТР пуля һәм стендка ату федерациясе президенты Сергей Демин, ТР пуля һәм стендка ату федерациясенең беренче вице-президенты Фиргат Җиһаншин, шулай ук ярышларның баш судьясы Юрий Шегуров чыгыш ясады.

Иртәгә-ату программасының беренче көне. 5 майда түгәрәк һәм траншея стендында шәхси зачетта берьюлы 4 комплект бүләк уйнатылачак.

Гомумән алганда, стендка ату буенча Россия Кубогының 2 этабында спортчылар 6 комплект бүләк уйнатачак - 3шәрсе трапта һәм скитта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International