Бөек Җиңү Көнендә чаралар планы

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Хөрмәтле Югары Ослан районы халкы һәм кунаклары!

Али сезне Бөек Җиңү көнендә узачак чараларда катнашырга чакырабыз

9 майда барлык авыл җирлекләрендә тантаналы митинглар узачак. Югары Осланда 9 Май бәйрәм чаралары автоузыш белән башланачак.

8.00 сәгатьтә мәдәният һәм ял паркы янында автоколонна формалашачак. Шул ук вакытта Геройлар Паркында «ачык микрофон» эшли башлый, анда теләгән һәркем барысын да Җиңү көне белән котлый, шигырьләр укый, җыр җырлый ала.

9.30 сәгатьтә укучылардан, оешма, учреждение һәм предприятие хезмәткәрләреннән, «Үлемсез полк» акциясендә катнашучылардан бәйрәм колоннасы төзелә башлый.

10.00 сәгатьтә район Советы бинасы каршындагы мәйданда һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында тантаналы митинг узачак.

18.00 сәгатьтә барыбызны да «сугыштан соң кичке алтыда»халык акциясендә катнашырга чакырабыз.

20.00 сәгатьтә район мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта «Җиңү язы»кичке бәйрәм программасы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International