«Контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү» темасына квалификация күтәрү Югары Ослан муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисе Лилия Хөрмәтуллина һәм Югары Ослан районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге башлыгы - баш дәүләт инженер-инспекторы Дмитрий Сибгатуллин үтте. 6-7 майда Казан шәһәрендә ике көнлек уку Казан федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе тарафыннан оештырылды.
Тыңлаучыларны Татарстан Республикасы Раис каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты вәкилләре, Татарстан Республикасы Икътисад министры урынбасары, КФУ ДМУ Югары мәктәбе директоры сәламләде.
Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасын гамәлгә ашыру, аны автоматлаштыру, КНМ үткәргәндә каршылыклар белән эшләү техникасы, коррупцион куркынычлар һәм башка күп кенә файдалы мәгълүматны өстәмә һөнәри укыту программасында катнашучылар алды. Шулай ук Татарстан Республикасының төрле районнарындагы хезмәттәшләре белән аралашу һәм эш тәҗрибәсе белән уртаклашу кызыклы булды.
Укулар Квалификация күтәрү турында таныклыклар бирү белән тәмамланды.