Дәүләт сатып алулары порталында әйтелгәнчә, Иннополиста юл-урам челтәрен һәм тротуарларны ремонтлауга 27,7 млн сумнан артык акча сарыф итү планлаштырыла.
Башкарылырга тиешле эшләр арасында – Иннополис университеты янындагы юл участогын торгызу, аның парковкасына керү, шулай ук спорт урамының гомуми озынлыгы 290 метрдан артык булган биш участогында ремонт үткәреләчәк.
Бу максатларга республика бюджеты акча бүлеп бирәчәк, ә подрядчыны сайлау 24 майда узачак. Тендерда җиңгән оешмага барлык эшләрне агымдагы елның 11 ноябренә кадәр тәмамларга кирәк булачак.