Бүген, 13 майда, Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Осянин Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары һәм Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында подрядчы оешманың каты көнкүреш калдыкларын авыл җирлекләре территорияләреннән вакытында чыгару, Югары Ослан авылына мәдәният һәм ял паркын төзекләндерү, «Сабантуй» милли бәйрәмен әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре каралды һәм бәйрәм көннәрендә коммуналь хезмәтләр эшенә йомгак ясалды.