Апас районы Каратунында Җиңү көненә һәм махсус хәрби операция зонасында һәлак булган сугышчыларны искә алуга багышланган бокс буенча Ачык Беренчелек узды.
Безнең районны турнирда тренер Владимир Капитоновта күнегүләр ясаучы спорт мәктәбе укучылары тәкъдим итте.
- Хөрмәт пьедесталына Глеб Мазанов, Әмир Гайнетдинов һәм Артем Прозоров күтәрелде. Беренчелек призерлары Артем Алексеев, Владимир шляпченко, Макар Мазанов, Кирилл Матвеев, Артем Анисимов булды, - дип хәбәр итте безгә тренер Капитонов.
Егетләрне һәм тренерны җиңүләре белән котлыйбыз!