Конкурс комиссиясе утырышы

2024 елның 14 мае, сишәмбе

Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р.А. Фәйрушинның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу сәбәпле, 2024 елның 27 мартыннан Югары Ослан районы Башкарма комитеты җитәкчесе вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан ителде.
Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына кандидатларны карау буенча конкурс комиссиясе утырышы 14 майда иртәнге сәгать 9да узды.
Конкурс комиссиясе составына алты кеше керә. Конкурс комиссиясе рәисе - Маврина Лилия Николаевна, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре, урынбасары - Осянин Сергей Викторович, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары, секретаре-Яруллин Линар Нургали улы, дәүләт граждан хезмәте ветераны.
Комиссия 2 мәсьәләне карады:
1. Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына кандидатларны конкурста катнашырга рөхсәт итү турында.
2. Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына кандидатлар турында.
Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс үткәрү тәртибе турындагы нигезләмәгә ярашлы рәвештә, конкурс комиссиясенә 3 гариза килгән. 
Бер кандидатка карата комиссия аның кандидатурасын конкурста катнашудан Положениенең 15 пункты һәм 19 пункты нигезендә кире кагарга карар кабул итте (документларны тулы күләмдә бирмәү һәм РИК вазифасына квалификация таләпләренә туры килмәү). Ике кандидат конкурста катнашырга рөхсәт ителде һәм район Советы депутатларына тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International