«Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024»XV халыкара икътисадый форумының рәсми ачылышы булды.
Ачылу тантанасы кысаларында Татарстан премьер-министры Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, чара инде күп еллар Россия һәм Ислам дөньясы хезмәттәшлеге өчен мәйданчык булып хезмәт итә.
Быелгы Форумның төп темаларының берсе – «ышаныч һәм хезмәттәшлек». Программада чит илләр һәм Россия төбәкләре экспертлары катнашында 125 тематик сессия каралган. Аларда халыкара хезмәттәшлек, туризм, бизнес, ислам финанслары һәм инвестицияләре, спорт, хәләл индустриясе мәсьәләләре күтәреләчәк.
Әлеге тармакларның үсеше безнең район өчен бик мөһим һәм безнең вәкилләр форум эшендә катнаша.
Шулай ук чараларда Әзербайҗан, Алжир, Әфганстан, Бахрейн, Мисыр, Индонезия, Иран, Казахстан, Катар, Кувейт, Малайзия, Марокко, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Сүрия, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм башка илләр вәкилләре катнаша.