Дөньяда ел саен 15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу көн безгә гаилә кыйммәтләренең әһәмиятен искә төшерә. Нәкъ менә гаиләдә кыйммәтле рухи-әхлакый һәм мәдәни мирас сакланган һәм арттырылган, иң яхшы традицияләр формалаша.
Бу искиткеч бәйрәмдә Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» комплекслы үзәге хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы ялгыз яшәүче парларны котладылар, һәр гаиләгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бер-берсенә карата игелекле һәм җылы мөнәсәбәт, тынычлыкта, татулыкта һәм үзара аңлашуда яшәргә теләделәр.
Озак еллар дәвамындагы ныклы Союзы булган 11 гаилә котланды, алар бер-берсенә карата күңел җылысы, ризалык һәм хөрмәт үрнәге булып торалар.