16 майда Теләче авылында Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы вәкилләре һәм Теләче муниципаль районы башлыгы катнашында «Күпмәдәни киңлектә туган телләр: укыту һәм тәрбияләүнең заманча стратегияләре һәм технологияләре» темасына мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең милли мәгариф буенча секция утырышы узды.
Югары Ослан муниципаль районы делегациясе вәкилләре составында Дәүләтшина Г. И., милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методист; Айзатвафина З.Г., «Югары Ослан гимназиясе» МББУ директоры; Гордеева М. М., «Макыл урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ, татар теле укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе; Евсеева Л. Р., «Иннополис лицее» ГАОУның татар теле укытучысы, Бөтенроссия татар теле укытучылары ассоциациясе Югары Ослан муниципаль районы бүлеге җитәкчесе бу киңәшмәдә катнашты.
Милли мәгарифне һәм укыту технологияләрен үстерүнең заманча стратегиясе турындагы кызыклы чыгышлар, мастер-класслар, күргәзмәләр, төрле интерактив белем бирү мәйданчыклары белән тулыландырылган программа барлык катнашучыларны җәлеп итте.
Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның рухи һәм мәдәни-тарихи мирасын саклау һәм трансляцияләү, бүгенге шартларда үзләре тормышка ашыра алырлык көндәшлеккә сәләтле шәхес әзерләү һәм укучыларның этномәдәни, тел, мәгариф ихтыяҗларын тулырак канәгатьләндерүне тәэмин итү кебек милли мәгарифнең яңа юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Г. И. Дәүләтшина