Югары Ослан районы музейларының хөрмәтле хезмәткәрләре!
Сезне Халыкара музейлар көне белән чын күңелдән котлыйм!
Һәрбер, хәтта иң кечкенә музей - чын вакыт машинасы, ул үткәннәр белән турыдан-туры элемтәгә керергә, тарих хәрәкәтен җанлы тоярга мөмкинлек бирә. Музейларга йөргәндә кешеләр үткәннәр белән танышалар, хәзергелекне яхшырак аңлыйлар, киләчәк турында уйланалар.
Музей хезмәткәрләренең фидакарь һәм тырыш хезмәте нәтиҗәсендә район халкы һәм кунаклары Югары Ослан районы тарихы һәм үсеше белән таныша ала.
Иҗади һәм һөнәри уңышлар, яңа табышлар, кызыклы экспонатлар, күпсанлы рәхмәтле кунаклар, шулай ук сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Башкарма комитет җитәкчесе
Югары Ослан муниципаль районы М. М. Черменский