Хөрмәтле журналистлар, «Волжская новь»район газетасы редакциясе хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлыйм!
Сезнең һөнәрегез иң кызыклы һәм мавыктыргыч. Сез районның барлык вакыйгаларында һәм чараларында катнашасыз, укучыларыгызга беренче булып мәгълүмат җиткерәсез, моны ачык һәм аңлаешлы итеп эшләргә тырышасыз.
Күп еллар дәвамында матбугат өлкәсендә нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәт куйган ветераннарга хөрмәт һәм танылу сүзләрен белдерәм.
Сезгә профессиональ уңышлар телим. Яраткан эшегез сезгә иҗади илһам һәм уңыш китерсен, күпкырлы темалар һәм гадәти булмаган идеялар бирсен.