И.М. Галиев исемендәге Мәдәният сараенда. Ленин Казан шәһәре Мэрын агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен - Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашучыларны һәм оештыручыларны кабул итте.
Җыелганнарга шәһәр мэры И. Р.Метшин һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Л. Н. Гарипов рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.
Ярминкәләрдә актив катнашучыларны шәһәр Мэры рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Тантаналы чара Республика артистлары чыгышы белән үрелеп барды.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен яхшы оештырган өчен Мэрның Рәхмәт хаты белән Югары Ослан муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Наилә Сөнгатова һәм Ландыш Сибгатова бүләкләнде.
Чарада авыл җирлекләре башлыклары, «Услонский» кооперативы хезмәткәрләре һәм район эшкуарлары катнашты.