Бүген Югары Ослан районының Иннополис шәһәрендә Бөтенроссия муниципаль инвестицион форум узды.
Әлеге чара РФ субъектлары муниципаль берәмлекләренең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру максатыннан үткәрелә. Форум кысаларында пленар утырыш, эшлекле сессия һәм төрле мастер-класслар уздырылды.
Безнең район вәкилләре форум эшендә актив катнаштылар.