Мулланур Вахитов исемендәге авылда уза торган милли Сабантуй бәйрәме алдыннан сөлгеләр һәм бүләкләр җыю күркәм традициягә әверелде.
2 июньдә Вахитов Мәдәният йорты һәм Вахитов авыл китапханәсе, Бакча – Сарай клуб, авыл активистлары, «Иделкәй» ансамбле гармунчысы Сәлим абый, шулай ук волонтерлар Вахитов һәм Ватан авыллары урамнары буйлап йөрделәр, халыкны бәйрәмгә чакырдылар, бүләкләр җыйдылар. Төп символ - биек баганага ярышларда җиңүчеләр өчен бүләкләр бәйләү иде. Бүләкләр җыю күңелле җырлар, шаяртулар, биюләр белән үрелеп барды. Бүләкләр өчен кешеләр сөлгеләр, яулыклар, савыт-саба, сувенирлар алып килгәннәр. Күңелле гармун астында татар җырлары җырладылар һәм биеделәр. Шат күңелле биюләрне күреп, авыл халкы да күтәренке кәеф белән кушылды. Чараны үткәрүгә балалар бик теләп катнашты.
Ватан авылы халкы өстәл, милли ризыклар пешереп, самовар куеп, сөлге җыючыларны көтеп алды. Чара бик күңелле үтте, барлык катнашучылар да канәгать калдылар һәм уңай эмоцияләр алдылар!