Югары Ослан районында авиамоделизм буенча республика ярышлары узачак

2024 елның 5 июне, чәршәмбе

Каинки авылында бу ял көннәрендә Татарстанда радиоидарә ителә торган модельләр белән очу нигезләре буенча укучылар арасында авиамоделизм буенча республика шәхси-команда ярышлары узачак.

Чара укучылар арасында спортның техник төрләрен популярлаштыру, аларга ярдәм итү һәм үстерү, гомуми тәрбия мәсьәләләрен тормышка ашыру һәм укудан буш вакытта яшүсмерләрнең мәшгульлек проблемаларын хәл итү максатында үткәрелә.

Яшүсмерләр, ярышлар барышында пилотсыз очу аппаратларын эшләтеп җибәрәчәкләр, бу хакта гражданнарны оператив хезмәтләр кисәтә.

"7 июньнән 9 июньгә кадәр Каинки авылы тирәсендә ярышлар узачак, алар барышында катнашучылар пилотсыз очу аппаратларын җибәрәчәк. Гражданнардан моңа аңлап карауларын һәм паникага юл куймауларын сорыйбыз», – дип хәбәр итте "Югары Ослан муниципаль районы Гражданнарны яклау идарәсе" МКУ җитәкчесе Ога Аблаева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International