Югары Ослан районының "беренчеләр хәрәкәте" активистлары "Ялкын-фест"Республика фестивалендә катнаштылар.
Чара Казан Кремле территориясендә узды.
Тантаналы ачылыштан соң балалар "хәрәкәт"миссияләрен һәм законнарын белү буенча биремнәрне үз эченә алган квест үттеләр. Төрле мастер-класслар, бушлай туңдырма, әкият геройлары болар барысы да бәйрәм кәефе тудырды! Фестиваль ахырында татар теле буенча "Суз"Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Югары Ослан мәктәбе укучысы Инга Мякишева мактаулы икенче урынны алды һәм кыйммәтле бүләк алды!