Районның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре язгы культуралар чәчүне тәмамладылар

2024 елның 7 июне, җомга

Районда барлыгы 8936 га көзге бөртекле, 10 257 га язгы һәм кузаклы бөртекле, 7766 га техник, 2396 га азык чәчелгән. 

Быел язгы чәчү начар һава шартлары аркасында озакка сузылды. Күпчелек хуҗалыкларда сыйфатлы техника һәм тәҗрибәле механизаторлар булу чәчү кампаниясен тизлек белән үткәрергә ярдәм итте. 

Районда беренчеләрдән булып «Коргуза» ҖЧҖ һәм «Заря»ҖЧҖ чәчүне тәмамладылар. Соңгы булып чәчүне «ВостокЗернопродукт»АҖ тәмамлый.  

Хәзерге вакытта басуларда көзге бодай һәм язгы культуралар чәчүлекләрен үсемлекләрне саклау чаралары белән эшкәртү алып барыла. Әгәр һава торышы начар булмаса, туфракта дым булыр, яхшы уңышка өметләнергә мөмкин булыр, дип ышана кыр эшчеләре. Кыска гына ял иткәннән соң, авыл хуҗалыгы предприятиеләре яшел уракка – азык әзерләүгә чыгачак. 

Иң яхшы механизаторларны хөрмәтләү «Сабантуй»бәйрәмендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International