Бүген ТР Фәннәр Академиясендә «аддитив технологияләрне эшләү һәм кертүнең иң яхшы практикалары» дигән семинар узды, аның кысаларында Россиянең алдынгы аддитив җиһазлар җитештерүчеләре үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Татарстан Республикасы территориясендә яңа производстволарны локальләштерү турында фикер алыштылар. Районыбыз вәкилләре семинар эшендә актив катнашалар, шулай ук районыбызның сәнәгать потенциалын тәкъдим итәләр.
Сәламләү сүзе белән ТР Фәннәр академиясе президенты Р.Н.Миңнеханов һәм премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры о. в. Коробченко чыгыш ясады.