Евразия интеграциясе халыкара конгрессы утырышы

2024 елның 14 июне, җомга

Бүген Казан дәүләт аграр университетының Агро био паркында "авыл хуҗалыгы техникасы, игенчелек технологияләре һәм авыл хуҗалыгы чималларын эшкәртү өлкәсендә Евразия интеграциясенең проект нигезе"темасына Евразия интеграциясе халыкара конгрессы утырышы узды. Әлеге конгресс РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының БДБ эшләре, Евразия интеграциясе һәм ватандашлар белән элемтәләр комитеты, Татарстан Республикасы Раисы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы ярдәме белән үткәрелә. 
Халыкара галимнәр авыл хуҗалыгы тармагында үзләренең яңа эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Әлеге Конгресс кысаларында безнең район вәкилләре Югары Ослан районының авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче эшмәкәрләр өчен белем бирү продуктларын үстерү максатыннан университетлар һәм институтлар ректорлары белән агронаправление буенча сөйләшүләр үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International